Иҗади җәмгыять төзү өчен мин хәзер нәрсә эшли алам?
Иҗади җәмгыять төзүдә беренче һәм иң мөһим адым — һәркемгә мондый форматның булуы һәм нинди зур өстенлекләр бирүе турында мәгълүмат җиткерү. Бу безнең барлык кризислардан татулык юлы белән чыгу һәм үзебезгә һәм балаларыбызга иң яхшы дөнья төзү өчен уникаль мөмкинлек.
Һәр кешенең тормышы матур булсын һәм җәмгыятьтә реаль үзгәрешләр башлансын өчен, барлык 8 миллиард кешенең «Иҗади җәмгыять» проекты турында белүе һәм аны хуплавы кирәк. Мәгълүмат бирү ярдәмендә электораль сорау формалаша. Ул никадәр тизрәк формалашса, шулкадәр без икенче — сәяси этапка — ягъни Иҗади җәмгыятьне төзү этабына тизрәк күчәчәкбез.
Шуңа күрә Иҗади җәмгыять турында җирнең теләсә кайсы почмагында белергә һәм аның турында сөйләргә тиешләр.
Кешелек дөньясы өчен шулкадәр мөһим булган Иҗади җәмгыять төзүнең күчеш чорында ук инде кешеләргә актив мәгълүмат бирүче һәр волонтёр Дөнья премиясенә лаек.
Хәзер бөтен кешелекнең исән калуы һәркемнең активлыгына бәйле бит.
Иҗади җәмгыятьне хуплаган кешеләр барлык дусларына һәм якыннарына, хезмәттәшләренә, күршеләренә, бер дә белмәгән кешеләргә Иҗади җәмгыять турында сөйлиләр. Иҗади җәмгыятьтә безнең тормышыбызның нинди булачагы турында фикер алышалар.
Сүзне нәрсәдән башларга белмисезме? Бары тик: «Ә синең Иҗади җәмгыять турында ишеткәнең бармы?» — дип сорагыз. Барлык танышларыгызга Иҗади җәмгыятьтә алар нинди файда күрәчәкләре турында сөйләгез.
Катнашучылар кием-салымга, үз машиналарына, шәхси предметларына, үзләре җитештергән продукцияләренә Иҗади җәмгыять логотибын куялар. Катнашучылар үз илләренең кануннары кысаларында мәгълүмат таратуга иҗади алым кулланалар.
Бәхетле һәм лаеклы тормышка омтылу тенденциясеннән яхшырак нәрсә булырга мөмкин! Бөтен дөньяда тиздән иң популяр булачак трендны барлыка китерүчеләрнең беренчесе булыгыз!
Үзегезнең велосипедыгызны бизәгез, үз ишегалдыгызда логотипны куегыз. Иҗади җәмгыять логотибы бөтен җирдә булырга тиеш! Хәтта планетаның иң онытылган почмагында да аны танып белергә тиешләр!
Катнашучылар визиткалар, брошюралар, газеталар тараталар, басма материалларны оештыручылар рөхсәте белән иҗтимагый чаралар стендларында, кафеларда, китапханәләрдә, ял итү үзәкләрендә, лекторияләрдә урнаштыралар.
Иҗади җәмгыять турында мәгълүматны кофейняларда, табиблар кабинетларында, җирле азык-төлек кибетләрендә, чәчтарашханәләрдә калдырыгыз. Теләсә кайда! Самолет канатында булса да!
Катнашучылар массакүләм мәгълүмат чараларында: телевидениедә, радиостанцияләрдә, матбугат басмаларында, блогерларда Иҗади җәмгыять турында мәгълүмат урнаштыралар.
Үзләре ток-шоуларда, подкастларда, яңалыкларда һәм башка программаларда катнашып, аларда Иҗади җәмгыять һәм аның файдасы турында сөйлиләр.
«Глобаль кризис» халыкара форумнарыннан һәм конференцияләреннән материаллар бастырып чыгару өчен тәкъдимнәр җибәрәләр.
Иҗади җәмгыятьтә һәр кешегә нәрсә биреләчәге турында сөйләгез. Кешеләр бу мәгълүматны ишетергә телиләр!Үз ихтыярлары белән кешеләр үзләренең шәһәрләрендә баннерларда, метрода, җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә, ММЧ һ.б. рекламага заказ бирәләр.
Катнашучылар җырлар, шигырьләр иҗат итәләр, сценарийлар язып, фильмнар төшерәләр, монтажга һәм үз шәһәрләрендә булган командага кушылалар һ.б.
Проектның рәсми почтасына язып, үзегезнең шәһәрегездә иҗади контент булдыручы волонтерлар командасына кушылырга мөмкин. [email protected]
Бизнес хуҗалары Иҗади җәмгыять баннерын үз сайтларында урнаштыралар яки Иҗади җәмгыяте логотибын үз продукцияләренә өстиләр.
Барлык кешеләр турында кайгыртуыгызны күрсәтегез!«Иҗади җәмгыять» проекты коммерцияле түгел, шуңа күрә проектка булышырга теләсәгез, сез дөнья массакүләм мәгълүмат чараларында реклама кампаниясен оештыруда ярдәм итә аласыз. Реклама материаллары буенча «Иҗади җәмгыять» проектының пиар-бүлеге белгечләре белән киңәшләшергә мөмкин, моның өчен почтага языгыз [email protected]
Әгәр дә Сез реклама, маркетинг, SMM, дизайн, кинематограф, программалаштыру яки башка юнәлештә белгеч булып, сезнең фикерегезчә, иҗади җәмгыять турында мәгълүмат таратуда ярдәм итә аласыз икән, һәм үз компетенцияләрегез белән ирекле башлангычларда ярдәм итәргә теләгегез бар икән, безнең белән почта аша элемтәгә керегез. [email protected]
Рәхим итеп, безнең белән түбәндәге адрес буенча элемтәгә керегез: [email protected]