Logo Creative Society ИҖАДИ
ҖӘМГЫЯТЬ
Кушылырга

«ИҖАДИ ҖӘМГЫЯТЬ» ПРОЕКТЫ ТУРЫНДА

Иҗади җәмгыять — һәркемгә кагылышлы бөтен кешелекнең глобаль проекты.
Кушылырга #CREATIVESOCIETY
Collage
icon

ПРОЕКТНЫҢ ИДЕЯСЕ

Әлеге проект ачылуына дөньяның күп илләреннән кешеләрнең берләшү нәтиҗәсендә булып узган «Җәмгыять.Соңгы мөмкинлек» дигән конференция нигез салды.
  • Планетаның төрле почмакларында булып, кешеләр күп санлы конференция залларында җыелып, хәзерге цивилизация алдында торган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык фикер алышу өчен, Интернет аша бер-берсе белән видеоэлемтәгә чыктылар.
  • Конференция түбәндәге нәтиҗәгә килде: бүгенге кешелекнең төп проблемасы — җәмгыятьнең кулланучылар форматы. Һәм килеп чыккан кыенлыклардан бердәнбер чыгу юлы — җәмгыятьнең кулланучылар форматын иҗади форматка тулаем үзгәртү.
Җәмгыятьнең иҗади форматы — ул:
icon
безнең цивилизацияне үз-үзен юк итү юнәлешеннән чыгарачак;
icon
киләчәкне сугышсыз, конфликтсыз, көч кулланусыз һәм ачлыксыз яшәү белән тәэмин итәчәк;
icon
дөньядагы барлык кешеләргә бүгенге көн һәм киләчәк өчен куркынычсыз, лаеклы тормыш тәэмин итәчәк;
icon
хәзерге җәмгыятьне бердәмлекнең һәм тормышның барлык өлкәләрендәге цивилизация үсешенең яңа дәрәҗәсенә чыгарачак.
Без, кешелек вәкилләре, мондый иҗади җәмгыятьне ничек күрәбез?
Бу максатта ничек берләшергә һәм бергә аңа ничек ирешергә?
Бу сорауларга бөтен дөнья белән җавап бирү өчен «Иҗади җәмгыять» дигән глобаль проект барлыкка килде.
«Иҗади җәмгыять» проекты — барлык кешеләрнең эше, шуңа күрә бу инициатива катнашучыларның үзләре тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Иҗади җәмгыять» проектында катнашучылар — киң җәмәгатьчелек вәкилләре, алар барлык кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып дөньяның бөтен илләрендә Иҗади җәмгыятьнең 8 нигезен тормышка ашыру өчен тырышалар. Иҗади җәмгыять төзү этаплары турында тулырак мәгълүматны мәкаләдә укыгыз «Иҗади җәмгыять төзү нигезләре һәм этаплары».
Игорь Михайлович Даниловның Иҗади җәмгыять турында интервьюсы
ИҖАДИ ҖӘМГЫЯТЬ
ИҖАДИ ҖӘМГЫЯТЬНЕҢ
8 НИГЕЗЕ
creativesociety.com
1. Кеше гомере
Кеше гомере — иң зур байлык. Һәр кешенең гомерен үзеңнеке кебек сакларга кирәк. Җәмгыятьнең максаты — һәр кешенең гомерен тәэмин итү һәм гарантияләү. Кеше гомереннән дә кыйммәтлерәк нәрсә юк һәм була да алмый. Әгәр дә бер кеше кадерле икән, димәк, барлык кешеләр дә кадерле!
2. Кеше иреге
Һәр кешегә тумыштан Кеше булу хокукы бирелә. Барлык кешеләр дә ирекле һәм тигез булып туа. Һәркем сайлау хокукына ия. Җирдә беркем дә, бернәрсә дә кешенең ирегеннән һәм хокукларыннан өстен була алмый. Кеше хокукларын һәм иреген гамәлгә ашыру башка кешеләрнең хокукларын һәм иреген бозмаска тиеш.
3. Кешенең иминлеге
Җәмгыятьтә беркемнең дә, бернәрсәнең дә кеше гомере һәм ирегенә карата куркыныч тудырырга хакы юк!
Һәрбер кешегә төп тормыш ихтыяҗларын, ягъни азык-төлек, торак, медицина ярдәме, мәгариф һәм тулы социаль яклау бушлай тәэмин итү гарантияләнә.
Җәмгыятьнең фәнни, җитештерү һәм технологик эшчәнлеге бары тик кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга гына юнәлдерелергә тиеш.
Гарантияләнгән икътисади тотрыклылык: инфляция һәм кризис булмау, бөтен дөнья буенча тотрыклы һәм тигез бәяләр, бердәм акча берәмлеге, гарантияләнгән минималь салым яки аның бөтенләй булмавы.
Кеше һәм җәмгыятьнең куркынычсызлыгы бердәм бөтендөнья гадәттән тыш хәлләр хезмәте тарафыннан тәэмин ителә.
4. Һәркем өчен мәгълүматның ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге
Һәр кеше җәмәгать акчаларының хәрәкәте һәм бүленеше турында дөрес мәгълүмат алырга хокуклы. Һәр кешегә җәмгыять карарларының үтәлүе турында мәгълүмат ачык.
Массакүләм мәгълүмат чаралары — фәкать җәмгыятьнеке һәм мәгълүматны дөрес, ачык һәм гадел чагылдыра.
5. Иҗади идеология
Идеология кешенең иң яхшы сыйфатларын популярлаштырырга һәм кешегә каршы булган бар нәрсәне булдырмаска тиеш. Төп өстенлек булып кешелеклелек, кешенең югары рухи-әхлакый омтылышлары, намуслылык, үзара хөрмәт һәм дуслыкны ныгыту тора.
Кешене тәрбияләү һәм үстерү өчен шартлар тудыру, һәр кешедә һәм җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү.
Көч куллануны тыю, аеруның теләсә кайсы формасын, агрессияләрне, кешелеккә каршы күренешләрне инкарь итү һәм гаепләү.
6. Шәхес Үсеше
Иҗади җәмгыятьтә һәр кеше төрле яклап үсеш алырга һәм үз шәхесен расларга хокуклы.
Белем алу һәркем өчен бушлай, кешедә үзенең иҗади сәләтләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган, мөмкинлекләре киңәйтелгән булырга тиеш.
7. Гаделлек һәм тигезлек
Барлык табигый ресурслар — кешенеке, һәм алар барлык кешеләр арасында гадел бүленә. Ресурсларны монополизацияләү һәм аларны урынсыз куллану рөхсәт ителми. Бу ресурслар Җирдә яшәүчеләр арасында гадел бүленә.
Теләге булган кешене эшкә урнаштыру гарантияләнә. Кешеләр башкарган бер үк вазыйфалар өчен хезмәт хакы бөтен дөнья буенча бертигез булырга тиеш.
Һәркем җәмгыять тарафыннан билгеләнгән затны капитализацияләү күләме чикләрендә шәхси милеккә һәм керемнәргә хокуклы.
8. Җәмгыять үзидарәсе
Иҗади җәмгыятьтә «хакимият» төшенчәсе юк, чөнки тулаем алганда җәмгыять өчен җаваплылык, аның үсеше, яшәү шартлары һәм гармонияле төзелеш һәр кеше өстендә ята.
Һәр кеше иҗади җәмгыять эшләре белән идарә итүдә һәм кеше тормышын яхшыртуга карата карарлар кабул итүдә катнашырга хокуклы.
Кешенең тормыш сыйфатын үзгәртүгә йогынты ясый торган иҗтимагый әһәмиятле, социаль, икътисадый мәсьәләләрне хәл итү бөтенхалык фикер алышуына һәм тавыш бирүгә (референдумга) чыгарыла.
icon

МАКСАТ ҺӘМ БУРЫЧЛАР

#CREATIVESOCIETY
ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ:
icon
Кулланучы шаблоннар системасыннан ирекле булган иҗади җәмгыять төзү.
Проектның бурычлары:
1
Татулык юлы белән бөтен планетада иҗади җәмгыять төзү өчен шартлар тудыру.
2
Бөтен дөньяда кешеләрнең иҗади форматта яшәргә теләүләре һәм алар аны ничек күзаллаулары турында фикерләрен белү.
3
Кеше тормышының барлык өлкәләрендә иҗади җәмгыять концепциясе һәм моделе турында халыкара ачык фикер алышу өчен мәйданчык булдыру.
4
Бөтен кешелекне берләштерүнең яңа юлларын табу һәм, социаль статусына, диненә, милләтенә карамастан, җәмгыять тормышында һәр кешенең актив катнашуы өчен шартлар тудыру.
icon

ЭШЧӘНЛЕК ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

«Иҗади җәмгыять» проекты бурычларын гамәлгә ашыру өчен түбәндәге юнәлешләр буенча эшчәнлек алып барыла:
collage
Бөтен планетада халыкара җәмәгатьчелек фикерен яктырту өчен үткәрелә торган социаль сораштырулар һәм интервьюлар.
«Профессионаллар уены» форматындагы халыкара белгечләр конференцияләре.
Социаль әһәмиятле чаралар, форумнар, профиль очрашулар, түгәрәк өстәлләр, тематик вебинарлар, онлайн видеотапшырулар һәм дөньяның башка платформаларындагы охшаш чараларда катнашу.
Аналитик һәм тикшеренү мәкаләләрен, авторлы һәм экспертлы фикерләрне, күзәтүләрне, интервьюларны һәм башка мәгълүмати материалларны бастырып чыгару.
Видеоязмалар, презентация һәм социаль роликлар, документаль фильмнар, видеокүзәтүләр булдыру.
Әйдәгез, кешелеккә лаек булган Киләчәк өчен бергәләп тырышыйк!