Logo Creative Society ИҖАДИ
ҖӘМГЫЯТЬ
Кушылырга

УНИКАЛЬ ХАЛЫКАРА ОНЛАЙН-КОНФЕРЕНЦИЯ «ИҖАДИ ҖӘМГЫЯТЬ. ПӘЙГАМБӘРЛӘР НӘРСӘ ТУРЫНДА ХЫЯЛЛАНГАН»

Дөньядагы кешеләрнең 99% нәрсә тели?
Без уникаль вакытта яшибез, чөнки хәзер һәркемнең кешеләрнең үзләре ярдәмендә дин чистартылуының, барлык пәйгамбәрләр китергән Хакыйкать үз сафында торгызылуының шаһиты булу мөмкинлеге бар. Бу 2021 елның 20 мартында «Иҗади җәмгыять. Пәйгамбәрләр нәрсә турында хыялланган» конференциясендә булды. Бу уникаль вакыйга бөтен кешелек өчен зур әһәмияткә ия.

Конференциянең әһәмияте

Халыкара конференция бөтен дөнья кешеләре тарафыннан оештырылган һәм синхрон рәвештә, сурдотәрҗемәне күздә тотып, 45 тән артык телгә тәрҗемә ителгән. Трансляция туры эфирда төрле илләрдә, төрле телеканалларда һәм барлык социаль челтәрләрдә меңләгән онлайн-платформаларда үткәрелде. Үзләренең буш вакытларында конференцияне оештыру һәм уздыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән кешеләр ярдәме белән бөтен дөньяның миллионлаган кешесе кешеләрнең берләшү көчен күрде. Һәм бу вакыйганың мөһимлеген аңлаган һәркем конференция турында мәгълүмат белән уртаклаша ала һәм бөтен дөнья «Алла — бер һәм барлык кеше өчен Хакыйкать тә бер» — дигән дөреслекне ишетсен өчен катнаша ала.

Кешелек җәмгыятенең кулланучылар форматында 6000 ел дәвамында Хакыйкатьне бөтен кешеләрнең саныннан бер проценттан да ким булганнарны канәгатьләндерү өчен бозганнар һәм аны кешеләрнең 99%нан яшергәннәр. Пәйгамбәрләр биргән Хакыйкатьне бозып, хакимлеккә омтылучылар кешеләрне колга әйләндерү һәм тормышылары белән идарә итү өчен дини оешмалар төзегәннәр. Һәм акрынлап кешеләр Пәйгамбәрләр әйткән: «Алла белән кеше арасында бернинди арадашчы була алмый, Алладан курыкмаска, яратырга кирәк» дигән сүзләрен оныттылар.

Конференциядә төрле диннәрдә берничә кешене канәгатьләндерү өчен Бердәм Хакыйкатьне ничек бозып алмаштыру мисаллары күрсәтелгән. Төрле дин вәкилләре, галимнәр, тикшеренүчеләр христиан дине, ислам, индуизм һәм буддизм турында дөреслекне фаш итүче хакыйкатьне ачтылар. Алар бөтен кешеләргә Алла диннән читтә һәм безгә, кешелеккә, үзен Алла белән кеше арасында арадашчылар дип атаган кешеләрне тыңламый башларга кирәклеген искә төшерделәр. Пәйгамбәрләребезнең васыятен искә төшерү вакыты җитте.

ЛЕСЛИ МАГНУМ
«Иҗади җәмгыять» проектында катнашучы (АКШ)

Әгәр дә берәр дин үз пәйгамбәре тәгълиматын чисталыкта сакласа, без хәзер бөтенләй башка дөньяда яшәр идек, без үз-үзебезне генә кайгыртмас идек, без аерымланмас идек, бер Алланың төрле эпитетлары өчен сугышмас идек һәм экономик, өстәвенә рухи кризислар кичермәс идек. Без хәзер, һәм бу шаярту түгел, башка галактикаларны үзләштерер идек.

Амир Хан
Телевидение алып баручысы, спорт аналитигы, консультант, актер, маркетолог, халыкара тренер, эшмәкәр, лайф-коуч (Пакистан)

Бүген бөтен дөньядан кешеләр Хакыйкатьне бозып күрсәтү турындагы дөреслекне генә түгел, ә пәйгамбәрләр китергән Хакыйкатьнең сафлыгын ачалар! Без, дөнья кешеләре, Пәйгамбәрләр сүзләрен ачык белдерәбез, чөнки дөнья ялгансыз Хакыйкатьне ишетүне таләп итә. Бүген Пәйгамбәрләр сөйләгән көн килеп җитте.

Роберт Микита
Эшмәкәр (Словакия)

Ни өчен дин башлыклары Гайсәнең сүзләрен бозмыйча кешеләргә җиткерү — үзләренең җаваплылыгы икәнен оныталар? Ә үзләренә аның васыятен үтәү үрнәге булырга кирәк икәнен. Ләкин без нәрсә күрәбез? Аллаһны сөяргә түгел, Аллаһыдан куркырга тиешбез, дип ышандыралар безне. Гайсә безне менә шуңа өйрәттемени? Кешеләр — коллар түгел һәм Ходайдан курыкмаска тиеш. Бәлки, арадашчылар, үзләреннән курыккан коллары булуларын телиләрдер?

Кешеләр тигез һәм ирекле булып туа. Безнең ирекле кешеләр буларак сайлау хокукыбыз бар.

Ирина Симонс
МА сәнгать тарихчысы, «League of Sound» нигезләүче (Нидерланды)

Әгәр дә без Тибетка һәм шулай ук тулаем буддизмга карасак, — болар барысы да модалы аттракционга, рухи-туристик аттракционга, товарга, ягъни тәкъдим ителә торган һәм акчага сатып алына торган товарга әверелде. Будда Шакьямуни үзе, вакытсыз вакытларны алдан күреп (без хәзер сезнең белән шушы вакытларда яшибез дә), киләчәктә үз тәгълиматының төшенкелеккә дучар булуы турында сөйләде.

Сара Умэр
График дизайн факультеты, Сәнгать һәм дизайн институты сәнгать кафедрасы доценты, Пенджаб университетның фәлсәфә докторы (Пакистан)

Бүген без моны күп диннәр белән манипуляцияләгәндә күрә алабыз.

Күренеп тора, калганнарның барысында кебек үк, мөселман дөньясында да бозып үзгәртүләр бар, моны һинд, христиан һәм яһүд руханилары ясаган кебек үк эшләгәннәр. Ләкин бу кешеләр үзләре беренче чыганакларны өйрәнмәгәнгә генә шулай.

Һәм массалар белән манипуляциялиләр, чөнки, әгәр алар мөстәкыйль рәвештә үзләре укымаган булсалар, алар белән манипуляцияләргә җиңел...

Һәм моны бары тик кешеләрнең чын белем алу өмете барлыкка килгәч кенә туктатырга мөмкин.

Джеральд Аугер
Төп халык белән элемтә консультанты, продюсер, эшмәкәр, мотивацион спикер (Канада)

Без бөек үзгәрешләр чорында яшибез, һәм, бу вакыт турында безнең бабаларыбыз алдан әйтеп куйганча, дөньяда массакүләм рухи уяну булачак.

Ходай безне шулкадәр ярата ки, безгә ихтыяр иреге бирде. Без үз сайлавыбызны ясарга ирекле, әмма без аның нәтиҗәләреннән азат түгел. Табигый закон бар. Әгәр син яхшы эшләр эшләсәң, яхшы нәтиҗәләр булачак. Әгәр син начар эшләсәң, начар нәтиҗәләр булачак.

Риа Абу-Эль-Ассал
Утызынчы Англикан Иерусалим Епископы һәм Иерусалимдагы һәм Якын Көнчыгыштагы Епископаль чиркәү башлыгы (Израиль)

Мин сезгә чиркәү вәкиле буларак кына түгел, Иерусалимда, Якын Көнчыгышта Англикан чиркәвенең епискобы буларак та, 13 нче англикан епискобы буларак та мөрәҗәгать итәм, шулай ук мин сезгә гарәп, Палестина кешесе, христиан, англикан һәм Израиль кешесе буларак та мөрәҗәгать итәм.

Ходай диннән читтә.

Ходай — минем барлыгымның тирәнлеге. Ходай ул сезнең җан тирәнлеге. Барыбыз да Кодрәтле Аллаһының гүзәл образы буенча яратылдык, һәм без бу миссияне саклап, һәрберебездә Алла тарафыннан тудырылган образны бизәүне дәвам итәргә тиеш. Безнең һәркайсыбыз, тән төсенә, дин, җенес, милләтенә бәйсез рәвештә. Безнең һәрберебездә шул Кодрәтле Аллаһының Изге Рухының өлеше бар. Кешеләр безнең дини китапларда күздә тотылган рух буенча түгел, ә хәреф буенча яшәүгә нигезләнсәләр, кешелекнең өмете юк.

Александр Хакимов
Чайтанья Чандра Чаран Дас. Дин эшлеклесе һәм вайшнавизмның дин белгече, гуру һәм Халыкара Кришна аңы җәмгыятенең җитәкче советы әгъзасы (ИСККОН), язучы, рәссам

Минем чакыруым шуннан гыйбарәт, без яңа пәйгамбәрләрне көтәргә тиеш түгел, безгә килгән пәйгамбәрләргә таба борылып карарга кирәк. Пәйгамбәрләр бар инде.

Христианнарның — Гайсә, мөселманнарның — Мөхәммәд пәйгамбәр, гаудия-вайшнав — Чайтанья Махапрабху, буддистларның — Будда. Үзегезнең сайлавыгызны ясап, йөзегез белән Пәйгамбәргә борылыгыз...

Әйдәгез, йөзебез белән Пәйгамбәрләргә таба борылыйк, үзебезнең конфессияләрдән, климат шартларыннан бераз читкә тайпылыйк һәм рухи якка таба борылыйк, чөнки Алла мөселман түгел, христиан түгел, һинд түгел, Ул рухи, абсолют рухи, барлык кешеләр өчен да бер, Кояш кебек.

Ахыр заман

20 мартта тагын бер мөһим тема яңгырады — бу ахыр заман һәм төрле изге язмаларда әйтелгән ахыр заманда буласы вакыйгалар. Ахыр заман вакыйгаларының тормышка ашуына ачык дәлилләр китерелде, һәм бу чорлар соңгы булырмы яки безнең цивилизациянең яңа тормышына нигез салынырмы икәне — нәкъ менә безнең хәлиткеч сайлавыбыздан тора.

Роберт Микита
Эшмәкәр (Словакия)

Дөнья белән нәрсә булганын күреп, без нинди вакытларда яшәгәнебезне сизмибезмени? Һәркем моны аңлый, әмма шул ук вакытта без берни дә эшләмибез...

Ә без ни көтәбез, мөбәтләр «барысы да яхшы булыр» дип әйткәннәренме һәм сәясәтчеләрнең моны расауларынмы? Шикләнүчеләргә климат, икътисад белән ниләр барганын карау да җитә. Илләр арасындагы дуслык ныгыймыни? Барысы да нәрсәгә юнәлеп барганын күрмибезмени?

Шуңа күрә хәзер булган кулланучылар форматында мәгънә юк.

Юрий Некрасов
«Иҗади җәмгыять» проектында катнашучы

Нәкъ менә без үз сайлавыбыз белән кешеләрдә ерткыч күренешләренең пәйдә булуын мөмкин иткән кулланучылар форматының шартларын хуплыйбыз. Бу сезнең белән безнең җаваплылык.

Үзегез уйлап карагыз: ни өчен Пәйгамбәрләр безгә төрле заманнарда Кыямәт сәгате турында искәрмәләр калдырганнар? Ә аларның юлламасы меңләгән елларга карамастан килеп җитте! Ни өчен алар безне бу турыда кисәттеләр? Ә Пәйгамбәрләр ялгыша алалармы, һәм бәлки боларның барысы да безнең турында түгелдер? Юк. Шәхсән мин аларның нәкъ менә безне, хәзер Җирдә яшәүчеләрне кисәтүләренә ышанам.

Елизавета Хромова
геолог-геофизик

Барлык фаразлар да ике яклы! Һәм бу вакыйгалар үсеше вариантларының бер төре генә. Без аның тормышка ашырылуын телибез микән — Кыямәт көнен? Юк! Шулай булгач, барысы да безнең кулда. Һәм бүген сез Пәйгамбәрләр сөйләгән икенче сценарийны ничек тормышка ашыру турында ишетәчәксез. Кайсы юлны сайлау — ул безнең җаваплылыгыбыз. Әйдәгез, дөрес юлны сайлыйк.

Бүгенге көндә һәркем сайланган

Барлык пәйгамбәрләр Ходайны яратырга һәм бер-беребезне яратырга васыять иткән, алар безгә дөньядагы барлык кешеләр дә иминлектә яши алырлык, һәркемнең гомере зур кыйммәткә ия булган җәмгыять төзергә васыять иткән. Һәм бүгенге көндә бөтен дөньяның миллионлаган кешеләре дөреслекне күрәләр һәм үз-үзләре белән идарә иткән кешеләргә ышанмыйлар. Кешеләр бөтен кешелек җәмгыяте белән берләшергә һәм Пәйгамбәрләребез хыялланган Иҗади җәмгыять төзергә әзер.

Бу истәлекле конференция булды, чөнки бу вакыйга Мөхәммәд Пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһиссәлләм) тарафыннан алдан әйтелгән иде һәм ул Хадисләрнең берсендә бары тик гарәп телендә генә сакланган. Аллаһы илчесе әйтте:

«Күкләрдән дөнья халыкларына чакыру булачак, аны барысы да ишетәчәк. Һәр халыкка үзенең телендә, көчле, тирән һәм назлы, күктән һәм һәрьяктан килүче чакыру булачак. Йоклап ятучылар калмаячак, бу чакырудан барысы да урыннарыннан торачак, һәм моның нинди хәбәр икәнен карау өчен кешеләр үз йортларыннан чыгачак. Бу чакыру гаделсезлекне, имансызлыкны, конфликтларны һәм кан коюны туктатып, Имам Мәһдигә аның исемен һәм әтисенең исемен атап иярергә чакырачак!»

Даулет Ибрагим
«Иҗади җәмгыять» проектында катнашучы (Казахстан)

Һәм чыннан да Имам Мәһди көчләү белән килмәячәк, ул Алла мәхәббәте белән киләчәк. Ул кешеләргә барлык диннәрнең асылын аңларга ярдәм итәчәк. Бөтен кешелек дөньясы бердәм гаиләгә берләшсен өчен, әлеге белемнәр белән рухланган һәм берләштерелгән кешеләр бу белемнәрне таратачак.

Пәйгамбәрләрнең барысы да, ахыр заманда Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән кешегә ярдәм итәчүләр булачак, дип сөйләгәннәр.

Шуңа күрә, кардәшләр, Аллаһы Тәгалә бер һәм без барыбыз да Аның җан ияләре булганыбызны онытмыйк, без барыбыз да — бертуганнар. Һәм без барыбыз да Пәйгамбәребез хыялланганны башкарырга сайланган, чыннан да, Аллаһы Тәгаләне яратсак һәм Аның Пәйгамбәрләрен хөрмәт итсәк, без Иҗади җәмгыять төзергә тиеш! Имам Мәһди белән бер үк вакытта яшәү бәхетенә ирешүебез очраклы түгел бит!

Арман Букеев
(Казахстан)

Пәйгамбәр яшәгән вакытларда аның юлламасын бөтен кешеләр дә аңлап бетермәгән. Чөнки Аның юлламасы нәкъ безнең өчен, бүген яшәүчеләр өчен иде. Нәкъ менә без җаваплы, без барыбыз да сайланган! Нәкъ менә безгә ул моны әйтте. Ул барысының да үзгәрәчәген белә иде. 
Бүген, 20 мартта, ул киткәннән соң шулкадәр вакыт узгач, ул хәзер ниләр булачагын белгән иде. Менә ул көн килеп җитте. Бөтен дөньядан кешеләр дөреслекне сөйләгән көн. Бу ачыктан-ачык дөреслек. Чыннан да, Пәйгамбәр әйткәнчә, кешеләргә карата «гаделсезлекне, имансызлыкны, конфликтларны һәм кан коюны бетереп, Хакыйкатькә иярергә чакыру бара».

Без хәзер яшәгән заманнар турында төрле диннәрдә әйтелгән, бу вакыт турында безнең барлык пәйгамбәрләребез сөйләгән. Безнең ата-бабаларыбыз шушы көнгә кадәр яшәргә хыялланганнар. Бу кешелек тарихында беренче тапкыр. Менә ул — безнең Пәйгамбәребез әйткән көн.

Без, бөтен дөньядан кешеләр, Пәйгамбәр әйткән сүзләрне тормышка ашырдык! 45тән артык телдә конференция интернет аша туры эфирда трансляцияләнде. Һәм планетада һәр кешедә чакыруны ишетеп, безнең пәйгамбәрләргә йөз тотып, Иҗади җәмгыять төзү өчен берләшү мөмкинлеге барлыкка килде.

Бүген һәр кеше сайланган, чөнки безнең цивилизациянең киләчәге хәзер яшәүче һәркемнең сайлавына бәйле!