Logo Creative Society ИҖАДИ
ҖӘМГЫЯТЬ
Кушылырга

ФӘННИ БЕРГӘЛЕК

Галимнәр, тикшеренүчеләр, белгечләр һәм экспертлар ярдәмендә дөньяның 180 иленнән «Иҗади җәмгыять» проекты волонтёрлары тарафыннан оештырылган бәйсез платформа бердәм максат белән фәнни потенциалны берләштерү өчен — климат үзгәрүенең кеше эшчәнлегенә бәйле булмаган чын сәбәпләрне ачыклау, хәл итү юлларын эзләү һәм планетада барган процесслар турында дөрес мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.
Фәнни бергәлеккә кушылырга
Climate problems

ПРОБЛЕМАЛАР

XXI гасырның иң мөһим халыкара проблемасы булып гомумпланетар климатның үзгәрүе тора, бу соңгы дистә елларда һәлакәтләр динамикасының кискен үсешендә чагыла.
Антропоген фактор планетаның экологик торышына йогынты ясый, әмма аның климатка йогынтысы юк диярлек. Төрле космос һәм геология процессларының климатның глобаль үзгәрүенә йогынты ясауның барлык факторларын һәм масштабларын аңламау якынлашып килүче климат янауларына дөрес бәя бирмәү куркынычы тудыра.
Җирдә климатның глобаль үзгәрүе — нигездә астрономик процесслар һәм аларның цикллылыгыннан килеп чыга. Бу цикллылык котылгысыз. Планетабызның геологик тарихы Җир климатның глобаль үзгәрүенең һәм геодинамиканың мондый фазаларын инде берничә тапкыр кичергәнен күрсәтә.
Climate problems

МАКСАТ

Цикллы планетар һәлакәтләрен формалаштыручы йогынтыларны һәм процессларны табу, җайлашу механизмнарын эзләү һәм миллиардлаган кеше гомерен коткару өчен климат һәм геодинамика үзгәрүнең глобаль куркыныч янавын булдырмау.

БУРЫЧЛАР

Астрономик цикллылык белән аңлатыла торган глобаль һәлакәтләр чорында Җирнең төрле тышчаларында закончалыкларны, үзара бәйләнешләрне, процессларның эзлеклелеген табу
Булып узган циклларның климат үзгәрү маркерларын табу
Булып узган цикллы климат һәлакәтләренең шартларын билгеләү
Булып узган цикллы һәлакәтләр турында алынган мәгълүмат нигезендә климатның һәм геодинамиканың киләчәктәге үзгәрешләрен фаразлау һәм хәтәрлекләрне бәяләү
Куркыныч зоналарда урнашкан халыкның афәтләр турында кисәтүне вакытында оештыру өчен шартлар тудыру
Глобаль бәла булдырмау өчен җайлашу механизмнарын эзләү

МӘНФӘГАТЬЛӘР ӨЛКӘСЕ

Климатология
Атмосфера физикасы
Океанология
Палеоклиматология
Климат үзгәреүнең экология системасына, кеше сәламәтлегенә йогынтысы
Һәлакәтләрне фаразлау методикалары
Геофизика
Сейсмология
Вулканология
Геология
Гидрогеология
Гляциология
Геокриология
Спелеология
Геохимия
Атмосфера химиясе
Магнитостратиграфия
Дүртенче катлам стратиграфиясе
Палеонтология
Җир физикасы
Геодинамика
Тектоника
Геомеханика
Физика
Гади кисәкчекләр физикасы
Кояш физикасы
Астрофизика
Нейтрин астрофизикасы
Космология
Планетология
Гелиосейсмология
Астросейсмология
Планеталарның климатологиясе
Күк механикасы һәм башалар

ФӘННИ БЕРГӘЛЕК

Эшчәнлегегез нинди булуга карамастан, мәгълүматны һәм статистиканы анализлау өлкәсендәге барлык кызыксынучы галимнәрне, тикшеренүчеләрне һәм белгечләрне катнашырга чакырабыз.
Фәнни бергәлеккә кушылырга

ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР

Кешенең климатка йогынты ясавы турындагы ялгыш фикер фәннең Җирнең барлык тышчаларында барган үзгәрешләрнең чын сәбәпләрен өйрәнүче тармакларына үсү мөмкинлеге бирми. Шуңа күрә фәнни потенциалны берләштерү өчен, хәл итү юлларын эзләү һәм глобаль янауны булдырмау өчен, барлык намуслы галимнәрнең, экспертларның һәм социаль актив кешеләрнең катнашуы кирәк. Бөтен кешелекнең исән калуы өчен җаваплылык һәркем өстендә.

Төрле өлкә белгечләре, галимнәр, тикшеренүчеләр, студентлар яисә югарыда күрсәтелгән тематикалар буенча профильле югары уку йортларын тәмамлаучылар. Тикшеренүләрнең киң профиле төрле планлы бурычларны үз эченә ала, һәм һәр кешенең ярдәме мөһим. Климатның һәм геодинамиканың үзгәрүе — планетада һәр кешегә кагылышлы проблема, шуңа күрә инициатива профильгә бәйсез рәвештә барлык кешеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Проект коммерцияле түгел һәм үзендә акча эшләү максатын тотмый. Бөтен эшчәнлек тулысынча үз инициативасы, үз көчләре һәм ресурслары белән ирекле вакытта социаль актив кешеләр һәм бөтен дөньядан белгечләр тарафыннан оештырылган һәм миллиардлаган кеше гомерен коткаруга юнәлдерелгән. Бернинди әгъзалык кертеме дә таләп ителми.

Миллиардлаган кешенең гомере өчен климат янавын булдырмау беренче чираттагы бурыч булып тора. Шуңа күрә, күчеш этабында һәм Иҗади җәмгыяттә бу фәндә өстенлекле юнәлешләр чиксез финанслау һәм бөтен җәмгыять тарафыннан ярдәм алачак.

Катнашу юнәлеше һәм күләме Сезнең теләккә һәм уртак максатка ирешүгә үз өлешегезне кертү мөмкинлекләренә генә бәйле. Бу климат үзгәрүнең чын сәбәпләрен яктырту юнәлешендә ярдәм булырга мөмкин: интервьюда Сезнең фикерегез, туры эфирларда һәм түгәрәк өстәлләрдә катнашу, хезмәттәшләрегез һәм башка белгечләр арасында мәгълүмат тарату. Яки бу тикшеренүдә катнашу булырга мөмкин: консультатив ярдәм, тәҗрибә һәм материаллар белән уртаклашу, мәгълүматлар һәм әдәбият анализлау, мәкаләләр язу. Киләчәктә, платформа үсеше һәм фәнни потенциалны берләштерү барышында, бурычлар профилен киңәйтү, техник, инженерлык чишелешләрен эзләү, тагын да тирәнрәк процессларны һәм үзара элемтәләрне өйрәнү көтелә. Сезнең инициатива һәм катнашу рәвеше тәкъдимнәренә шат булачакбыз.

Өстенлекле юнәлешләрне сайлау өчен җаваплылык һәр уртак максатка ирешүгә үз өлешен кертергә карар кабул иткән тикшеренүче, галим, белгеч өстендә. Сез, гомуми максатны аңлаудан чыгып, нинди тематикада фәнни потенциалыгызны ачарга теләгәнегезгә карар коласыз.

Катнашу вакыты тулысынча Сезнең проектка тирәнгәрәк керергә һәм аңа игътибар бирергә теләгегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә бәйле. Вакыт буенча бернинди чикләүләр юк. Бу Сезнең тарафтан тәкъдим ителгән кыска вакытлы аралашу яки команда белән даими аралашу булырга мөмкин.

Максатлар һәм бурычлар климат һәм геодинамика үзгәрүләре, табигый катаклизмнарның кеше эшчәнлегенә бәйле булмаган үсеше белән аңлатыла. Иҗади җәмгыять нигезләре нигезендә, барлык кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гомерләрен коткару өчен җаваплылык һәр кешедә ята. Кеше гомере иң югары кыйммәткә ия.

Фәнни бергәлеккә кушылырга

Әгәр дә сез катнашырга телисез икән, сорау бирергә яки мәгълүмат белән уртаклашырга телисез икән, зинһар өчен, [email protected] почтасына яки кире элемтә формасына языгыз: