Logo Creative Society ИҖАДИ
ҖӘМГЫЯТЬ
Кушылырга

Иҗади җәмгыять төзүнең нигезләре һәм этаплары

18 май, 2020 ел
Шәрехләр

Җәмгыятьтә глобаль үзгәрешләр, үзеңдә кеше буларак үзгәрешләр чоры килеп җитте, бу инде беркемгә дә сер түгел.Җәмгыятьнең хәзер соңгы чиктә торганлыгы инде күпләргә ачык күренә. Текә тау битендә салкын кар өеме сыман бөтен безнең куллану цивилизациясе дә ялганда, алдашуда, кешелексезлектә катып калган. Бу микән аның түбәсе? Климат, икътисадый, сәяси, пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында килеп чыккан иҗтимагый аңның стресс ташкыны котылгысыз. Эш бары тик нәтиҗәләрдә генә. Без, кешеләр, хәзер ничек киләчәгебезне кисәтә алабыз? Ничек барыбызга да исән калырга һәм котылгысыз булган югалту куркынычын ничек киметергә? Чыгу юлы бар!

Билгеле булганча, кар ташкыны аз гына көч белән, хәтта бер кешенең карга басым ясавы белән дә килеп чыгарга мөмкин. Ләкин җәмгыятьнең гомуми хәрәкәте кая юнәлдереләчәк? Эгоизм һәм тәккәберлекнең үлем упкынынамы яки җәмгыятькә яшәүнең яңа формасын бирәчәк һәм безнең цивилизациянең киләчәк буыннарына тормышны яңадан торгызу өчен уңай шартлар тудырачак тулы сулы иҗади елга юлынамы? Бу векторны син үзгәртә алмасаң, тагын кем үзгәртер! Бу мәкалә моны ничек эшләү турында.

* * *

2019 елның 11 маенда бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең котылгысыз глобаль үзгәрешләренә башлангыч биргән гомумпланетар масштабтагы вакыйга булды. Тарихта беренче тапкыр бөтен дөньядан бик күп кешеләр бергә АЛЛАТРА Халыкара иҗтимагый хәрәкәт платформасында «Җәмгыять. Соңгы мөмкинлек» онлайн-конференция кысаларында җыелды. Кешеләр бүген бөтен кешелек алдында торган барлык кискен мәсьәләләр буенча ачыктан-ачык һәм гадел фикер алыштылар. Һәм иң мөһиме, сорауларның ачык, дөрес куелышыннан тыш, бу проблемаларның хәл итү юллары яңгырады. Бу тиңдәшсез вакыйганың нәтиҗәсе — «АЛЛАТРА» Халыкара иҗтимагый хәрәкәтенең уникаль гомумдөньякүләм «Иҗади Җәмгыять» проекты туу. Аның уникальлеге нәрсәдә? Барыннан да элек, әлеге проектның бөтен безнең цивилизация өчен бик тә кирәкле булуында. Асылда, бу хәзерге вакытта кешелек дөньясы кереп баткан эгоистик, кулланучылар, үз үзен юк итү төпкеленнән чыгу өчен бердәнбер мөмкинлек. Бу прецедент һәм аның артыннан килгән вакыйгалар чылбыры шәхсән минем һәм бөтен кешелек дөньясы өчен әле бөтенесе дә югалмаган дигән өметемне тагын да ныгытырга ярдәм иттеләр.

Төрле илләрдән «АЛЛАТРА» Халыкара иҗтимагый хәрәкәтендә минем кебек үк, иҗади идеяләр белән илһамланган катнашучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, шушы үткән вакыт эчендә бик күп эшләр башкарылды. Бөтен дөнья буенча бик күп санлы социаль сораштырулар, халыкара онлайн-очрашулар, конференцияләр уздырылды, күп кенә интервьюлар төшерелде, кызыклы мәкаләләр бастырылды һәм күп кенә башка социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылды. Бергә без чыннан да бик күп нәрсә эшләдек. Ләкин бөтен кешегә дә барып җитсен өчен җитәрлек түгел әле, мөгаен. 

Бу вакыт эчендә без бөтен дөнья буйлап бик күп кешеләр белән аралаштык, һәм барысы да, чыннан да, без аралашкан һәркем, Иҗади җәмгыятьнең аңа кирәклеге, аның өчен бу мөһим булуы һәм шундый дөньяда яшәргә теләгәнлеге турында сөйләде.

Шушы вакыт дәвамында мин бөтен дөньяда Иҗади җәмгыять турында мәгълүмат таралу процессын ничек кенә тизләтергә икән дип уйландым. Барыбызга да ничек берләшергә һәм безнең тырышлыкны ничек тагын да нәтиҗәлерәк итәргә? Бу мәгълүматны, бу мөмкинлекне Җирдәге барлык кешеләргә ничек җиткерергә? Вакыт көтми бит! Без инде күп тә түгел, аз да түгел сигез миллиард кеше, һәм бу һәркемгә кагыла. Әгәр дә хәзер берәр чарасын күрмәсәк, бәла-казалар ташкыны барысын да каплаячак. Нишләргә соң? 

Дуслар белән бу сорауларга җавапны без хөрмәтле Игорь Михайлович Данилов белән аралашканда алдык. Һәрвакыттагыча, Игорь Михайлович җәмгыятьтә килеп туган вәзгыятьтән котылу юлын, Иҗади җәмгыять төзүнең асылын һәм мәгънәсен бик зур сабырлык һәм киң күңеллелек белән җентекләп аңлатты. Кадерле дусларыбыз, бу хакта без сезнең белән уртаклашырга телибез!

МАКСАТЫ ҺӘМ МӘГЪНӘСЕ

Иң мөһиме — максат! Әгәр максат бар икән  һәрнәрсәнең дә мәгънәсе бар, ә максат юк икән — калганы мәгънәсез. Безнең максат нәрсәдә? Безнең максат— кулланучылар җәмгыяте төпкеленнән, асылда без барыбыз да, кешелек дөньясы буларак, хәзерге заманда яши торган яшерен коллык формасыннан,яшерен коллык строеннан чыгу, һәм Кеше кебек яши башлау, ә хайван кебек түгел.Ә төп максат— киләчәк буынга лаеклы тормыш, игелек һәм рухи-әхлакый чәчәк атуны гарантияли торган җәмгыятькә, рухи яктан ирекле кешеләрнең Идеаль бергәлегенә ирешү һәм аны төзү. Мәхәббәт һәм Кешелеклелек җәмгыяте,яки төрле диннәрдә аталганча — Эдем. Бүгенге көндә үк синегамәлдә үзгәртә торган һәм тормышыңны югары мәгънә белән тулыландыра торган киләчәк җәмгыяте.

Моның өчен нәрсә кирәк соң? Үсешнең этаплы булуы. Игорь Михайлович Иҗади җәмгыятьнең — кешелек дөньясының колбиләүче-феодаль төзелешеннән хәзерге заман кешеләре өчен җәмгыятьнең бөтенләй яңа тормыш рәвешенә — Идеаль җәмгыятькә — таба — эволюциясенең арадаш этабы гына булуы турында төп аңлауларны сөйләде. Иҗади җәмгыять күчеш этабы булып тора, аннан башка югары максатка — рухи яктан ирекле кешеләрнең Идеаль җәмгыятенә — ирешү мөмкин түгел.

Игорь Михайлович мондый кызыклы ассоциатив мисал китерде: «Су астына китеп баручы утрауны зур ярдан аерып торучы ярсулы киң елганы күз алдыгызга китерегез. Бу утрауда кыргый җәнлекләр бар. Ә бит безнең хәзерге җәмгыятебез, асылда, алардан берни белән дә аерылмый. Без дөрес әйберләрнедекларациялибез, югары әйберләр, идеаллар турында сөйлибез, ә чынлыкта җәнлекләр кебек яшибез. Без аерымландык. Без анклавлар барлыкка китердек. Территорияләр өчен даими рәвештә көрәшәбез, мөнәсәбәтләрне ачыклыйбыз, иерархияләр төзибез, өстенлек өчен көрәшәбез.

Бу кешегә лаекмы соң? Кешенең мондый шартларда яшәве дөресме? Хәзерге җәмгыятьтә барысы да кешегә каршы. Кешеләр үзләрен кол иткән өстәлмәләр төзеделәр. Кече төркемнәрне чагылдыручы «кәгазь» мәнфәгатьләре, «дәүләт» мәнфәгатьләре, «җәмгыять» мәнфәгатьләре алга сөрелә һәм иң ахырда гына үз куллары белән аларның «әкиятләрен тормышка ашырган», үзен тагын да зуррак коллыкка куып керткән кеше мәнфәгатьләре тора. Бу нормаль күренешмени? Бу абстракцияләрне булдырып, без аларга үз хокукларыбызны тапшырдык. Ләкин безнең хокукларыбыз белән бергә игелекләребезне да тартып алдылар. Боларның барысын да кешеләргә кайтарырга вакыт җитте. Чөнки бу дөнья Кеше өчен яратылган. Һәм кеше Кешелек дәрәҗәсен югалтырга тиеш түгел, шул вакытта гына безнең Идеаль җәмгыятьне төзергә мөмкинлек бар.

Безнең үрнәккә кайтканда, Идеаль җәмгыять — ул елганың икенче ягында, зур ярда, тотрыклылык һәм иминлек ярында урнашкан, ул Эдем дип атала. Батып баручы утраудан китү һәм үлем елгасы аша чыгу өчен безгә ялган һәм яла ягу хөкем сөргән хайвани мөнәсәбәтләр, кулланучылар форматыннан Хакыйкать һәм Мәхәббәт идарә иткән Эдемга күпер төзергә кирәк. Бу күпер кешеләрнең бердәм ихтыярын һәм аларның уртак гамәлен берләштергән каты таштан ясалырга тиеш.Әлеге күпер нәкь менә 8 терәктә торган Иҗади җәмгыять». Мин ачыклык кертергә булдым: «Бу нинди терәкләр соң?»Игорь Михайлович әлеге күпернең терәкләре — Иҗади җәмгыятьнең 8 Нигезе, диде.

ИҖАДИ ҖӘМГЫЯТЬНЕҢ 8 НИГЕЗЕ

Кеше — җәмгыятьнең төп берәмлеге. Кешелек дөньясы — бер зур гаилә.

1. Кеше гомере

Кеше гомере — иң зур байлык. Һәр кешенең гомерен үзеңнеке кебек сакларга кирәк. Җәмгыятьнең максаты — һәр кешенең гомерен тәэмин итү һәм гарантияләү. Кеше гомереннән дә кыйммәтлерәк нәрсә юк һәм була да алмый. Әгәр дә бер кеше кадерле икән, димәк, барлык кешеләр дә кадерле!

2. Кеше иреге

Һәр кешегә тумыштан Кеше булу хокукы бирелә. Барлык кешеләр дә ирекле һәм тигез булып туа. Һәркем сайлау хокукына ия. Җирдә беркем дә, бернәрсә дә кешенең ирегеннән һәм хокукларыннан өстен була алмый. Кеше хокукларын һәм иреген гамәлгә ашыру башка кешеләрнең хокукларын һәм иреген бозмаска тиеш.

3. Кешенеңиминлеге

Җәмгыятьтә беркемнең дә, бернәрсәнең дә кеше гомере һәм ирегенә карата куркыныч тудырырга хакы юк!

Һәрбер кешегә төп тормыш ихтыяҗларын, ягъни азык-төлек, торак, медицина ярдәме, мәгариф һәм тулы социаль яклау бушлай тәэмин итү гарантияләнә

Җәмгыятьнең фәнни, җитештерү һәм технологик эшчәнлеге бары тик кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга гына юнәлдерелергә тиеш.

Гарантияләнгән икътисади тотрыклылык: инфляция һәм кризис булмау, бөтен дөнья буенча тотрыклы һәм тигез бәяләр, бердәм акча берәмлеге, гарантияләнгән минималь салым яки аның бөтенләй булмавы.

Кеше һәм җәмгыятьнең куркынычсызлыгы бердәм бөтендөнья гадәттән тыш хәлләр хезмәте тарафыннан тәэмин ителә.

4. Һәркем өчен мәгълүматның ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге 

Һәр кеше җәмәгать акчаларының хәрәкәте һәм бүленеше турында дөрес мәгълүмат алырга хокуклы. Һәр кешегә җәмгыять карарларының үтәлүе турында мәгълүмат ачык.

Массакүләм мәгълүмат чаралары — фәкать җәмгыятьнеке һәм мәгълүматны дөрес, ачык һәм гадел чагылдыра.

5. Иҗади идеология

Идеология кешенең иң яхшы сыйфатларын популярлаштырырга һәм кешегә каршы булган бар нәрсәне булдырмаска тиеш. Төп өстенлек булып кешелеклелек, кешенең югары рухи-әхлакый омтылышлары, намуслылык, үзара хөрмәт һәм дуслыкны ныгыту тора.

Кешене тәрбияләү һәм үстерү өчен шартлар тудыру, һәр кешедә һәм җәмгыятьтә әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү.

Көч куллануны тыю, аеруның теләсә кайсы формасын, агрессияләрне, кешелеккә каршы күренешләрне инкарь итү һәм гаепләү.

6. Шәхес Үсеше

Иҗади җәмгыятьтә һәр кеше төрле яклап үсеш алырга һәм үз шәхесен расларга хокуклы.

Белем алу һәркем өчен бушлай, кешедә үзенең иҗади сәләтләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган, мөмкинлекләре киңәйтелгән булырга тиеш.

7. Гаделлек һәм тигезлек

Барлык табигый ресурслар — кешенеке, һәм алар барлык кешеләр арасында гадел бүленә. Ресурсларны монополизацияләү һәм аларны урынсыз куллану рөхсәт ителми. Бу ресурслар Җирдә яшәүчеләр арасында гадел бүленә.

Теләге булган кешене эшкә урнаштыру гарантияләнә. Кешеләр башкарган бер үк вазыйфалар өчен хезмәт хакы бөтен дөнья буенча бертигез булырга тиеш.

Һәркем җәмгыять тарафыннан билгеләнгән затны капитализацияләү күләме чикләрендә шәхси милеккә һәм керемнәргә хокуклы.

8. Җәмгыять үзидарәсе

Иҗади җәмгыятьтә «хакимият» төшенчәсе юк, чөнки тулаем алганда җәмгыять өчен җаваплылык, аның үсеше, яшәү шартлары һәм гармониялетөзелеш һәр кеше өстендә ята.

Һәр кеше иҗади җәмгыять эшләре белән идарә итүдә һәм кеше тормышын яхшыртуга карата карарлар кабул итүдә катнашырга хокуклы.

Кешенең тормыш сыйфатын үзгәртүгә йогынты ясый торган иҗтимагый әһәмиятле, социаль, икътисадый мәсьәләләрне хәл итү бөтенхалык фикер алышуына һәм тавыш бирүгә (референдумга) чыгарыла.

Бу мәгълүмат безне үзенең зирәклеге һәм тирәнлеге белән тетрәндерде. Әлбәттә, мондый җәмгыятьтә һәр кеше яшәргә тели. Бүген безнең планетада яшәүче кешеләр алдында бер генә сорау кала: моны кыска вакыт эчендә ничек тормышка ашырырга?

ИҖАДИ ҖӘМГЫЯТЬНЕ ТӨЗҮ ЭТАПЛАРЫ

Игорь Михайлович, Иҗади җәмгыять төзү өчен этаплылык мөһим, дип җавап бирде, һәм этапларның һәрберсенең нидән гыйбарәт булуын аңлатты.

  1. Мәгълүмат бирү этабы. Бу кешелеккә Иҗади җәмгыять турында мәгълүмат бирү. Битараф булмаган һәр кеше Иҗади Җәмгыять турында мөмкин булган кадәр күбрәк кешегә хәбәр итә ала. Моны хәзер дөньяның төрле илләреннән бик күп намуслы, лаеклы кешеләр актив эшли.
  2. Сәяси этап. Төрле илләрдә Иҗади җәмгыять бердәм идеалогиясе белән «Иҗади җәмгыять» сәяси партияләрен төзү. Партияләрнең гомуми координациясе Халыкара Үзәк Комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла, ә ул халыкара җәмәгатьчелек— «АЛЛАТРА» халыкара иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан, ягъни сәясәткә һәм дингә катнашы булмаган җәмгыятьчелек тарафыннан контрольдә тотыла. Максат гади: сәясәтне аеру коралы буларак түгел, ә кешеләрне берләштерү коралы буларак куллану.
  3. Гомумдөнья референдум. Бөтен кешелек дөньясы тарафыннан үсешнең кешелекнең исән калуы өчен бердәнберкулайһәм кирәкле булган иҗади моделенкабул итү турында гомумкешелек референдумын үткәрү.

Беренче этап —кешелек дөньясына Иҗади җәмгыятьне булдыру мөмкинлеге турында хәбәр итү. Без моның белән хәзер актив шөгыльләнәбез. Кешеләр өчен аларның эшләре сөйли. Бик күп иҗади проектлар көн саен«АЛЛАТРА» халыкара иҗтимагый хәрәкәте катнашучылары тарафыннан тормышка ашырыла, һәм теләге булган һәркем алар турында Хәрәкәтнең рәсми ресурсларыннан белә һәм тормыш өчен кирәкле бу эшкә кушыла ала.

Заманча җәмгыятьтә төп рольне уйный торган нигезле корал бар, аның ярдәмендә безнең җәмгыять идарә ителә дә. Бу сәясәт. Әгәр без аны кулланабыз икән, димәк, Иҗади җәмгыятьнең төзелешен шактый тизләтәчәкбез.

Менә инде 6 000 ел сәясәт кешене кол итү һәм кулланучылар кыйммәтләре системасын ныгыту өчен хезмәт итә. Әмма бүген ул бөтен кешелек дөньясына Иҗади җәмгыятьне төзегәндә хезмәт итә ала!

Хәзерге җәмгыять белән идарә итү системасы шундый итеп төзелгән ки, без үзебезнең илдә тавыш бирүгә барабыз һәм безгә тәкъдим ителгән кандидатлардан сайлап алабыз, сайлаулардан соң аларга үз хокукларыбызны бирәбез. Ягъни без белмәгән кешеләргә үз хокукларыбызны бирәбез һәм шулай итеп үзебезне хокуксыз калдырабыз. Без аларны бирдек бит. Ләкин үз хокукларыбыз белән бергә без игелекләребезне дә тапшырдык. Нәкъ шулай итеп без үзебез кеше өстеннән өстәлмәләр төзедек. Хакимият вәкаләтләре бирелгән мондый билгеләнүче безнең өчен эшләячәкме, безнең мәнфәгатьләрне кайгыртачакмы? Ул безгә игелекләребезне кайтарачакмы? Юк, чөнки ул аларга күнеккән, һәм игелекләребезне инде үз милке дип саный. Ул үзе турында, үз гаиләсе турында уйлаячак, тик безнең турында түгел. Ни өчен? Кулланучылар эгоистик фикерләвенчә ул, әгәр кешеләр мәнфәгатьләрен яклый башласам, алар дәрәҗәсенә төшәчәкмен һәм алар кебек декларацияләнгән хокуклар белән генә һәм реаль байлыклардан башка калачакмын, дип санаячак. Бу сафсата түгелмени? Бу яшерен коллыкның формасы түгелмени?

Бездән барысын да тартып алып, безгә, асылда, күпчелек үти алмаслык бик каты йөкләмәләр яздылар. Аларны тулы күләмдә һич башкарып булмый. Бу кешеләрне даими борчуда һәм куркуда яшәргә, үзенең зәгыйфьлеген һәм кимчелеген тоярга мәҗбүр итә. Без сезнең белән нәкъ менә шундый җәмгыятьтә көн күрергә мәҗбүр. Тоташ алмаштырулар һәм манипуляцияләр! Кулланучылар җәмгыятенең бөтен асылы шунда. Анда барысы да шулай эшләнгән, чөнки ул кешегә каршы юнәлдерелгән. Һәм бу факт. Мондый җәмгыять озак яши алырмы? Аның киләчәге бармы? Күренеп тора, юк.

Әмма теләсә нинди корал зыян да китерү өчен дә, яхшылык эшләү өчен дә кулланылырга мөмкин, аның белән җимереп тә була, төзеп тә була. Шуңа күрә сәясәт Иҗади җәмгыятьне төзү өчен дөрес һәм, чыннан да, гадел, тормышка сәләтле, тормышчан законнар базасын төзүдә безнең корал булырга мөмкин һәм тиеш тә.

Бүген без һаман да Рим хокукына таянып яшибез, ә ул инде күптән үз-үзен юкка чыгарды. Һәр кешенең мәнфәгатьләрен үтәүне гарантияли торган законнар булдырырга кирәк. Аларның нигезе — Иҗади җәмгыятенең 8 Нигезе. Сәясәт халыкара аралашу һәм берләшү коралы булырга тиеш, халыклар арасындагы дуслыкка ярдәм итәргә тиеш, хәзерге кебек басым, агрессия коралы булырга тиеш түгел. Ул алга таба аеру өчен түгел, ә киресенчә, бөтен кешелек гаиләсенең тизрәк берләшүе өчен кулланылырга мөмкин һәм тиеш тә.

Әгәр дә без, сәясәтне корал буларак кулланмыйча, хәзерге кебек үк темплар белән барсак, Иҗади җәмгыятьне булдыру процессы озак елларга сузылачак. Әйдәгез, аек акыл белән карыйк әле, ә кешелек дөньясының ул кадәр көтәрлек вакыты бармы? Кешелекнең кулланучылар форматыннан Иҗади җәмгыятькә күчү процессын тизләтү өчен, без хәзер үк инде сәясәтне иң нәтиҗәле инструмент буларак куллана алабыз һәм кулланырга тиеш.

Без барыбыз да үз илләребезнең гражданнары. Без сайлауларга йөрибез һәм төрле кандидатлар өчен тавыш бирәбез, ә аннары аларның тормышыбызны начарайтуына һәм кулланучылар форматын ныгытуларына борчылабыз. Безнең мәнфәгатьләр өчен түгел, Бердәм Кешелек Гаиләсе буларак безгә каршы эшләгән кануннар кабул итәләр. Нәтиҗә буларак, безнең яшәү шартлары даими рәвештә начарая. Ягъни хакимияткә килгәндә, бу кешеләр теләсә-кем мәнфәгатьләрен яклыйлар, тик Кеше һәм Бердәм Кешелек Гаиләсе мәнфәгатләрен генә түгел. Әгәр сәясәтче Кешегә һәм аның хокукларына каршы икән, аның өчен ничек тавыш бирергә мөмкин? Әгәр дә ул ялган һәм алдауга хирыс икән, аның өчен ничек тавыш бирергә?

Бу хәлне үзгәртү өчен, безгә Иҗади җәмгыятенең 8 Нигезен законлы рәвештә гамәлгә ашырачак һәм гамәлгә кертәчәк сәясәтчеләр өчен тавыш бирергә кирәк! Ә иң яхшысы, гадие һәм дөресрәге — ул «Иҗади җәмгыять» дип аталган бердәм дөнья партиясен булдыру. Ул дөньяның һәр илендә Иҗади җәмгыятьнең 8 Нигезен гамәлгә кертәчәк. Шулай итеп, ул, безнең бирелгән хокукларны кулланып, инде хәзердән үк, бөтен кешелекне Бердәм Гаиләгә — Иҗади җәмгыятькә — тизрәк берләштерер өчен хезмәт итәчәк һәм игелекләребезне кайтара башлаячак. Бары тик дөньяның барлык илләре кулланучылар форматыннан иҗади форматка күчәргә әзер булгач кына, без Бөтендөнья референдумын үткәрә алачакбыз, ул безне — Җирнең барлык халкын Бердәм Кешелек Гаиләсенә — Иҗади җәмгыятькә — законлы рәвештә кайтара алачак.

Һәм без моны тыныч юл белән генә эшли алабыз. Хөрмәтле Игорь Михайлович әйткәнчә: «Кешелеккә революцияләр кирәкми, кешелеккә Эволюция кирәк».

«АЛЛАТРА» халыкара иҗтимагый хәрәкәте катнашучысы

Эльчин





Шәрехне калдырырга