Logo Creative Society ИҖАДИ
ҖӘМГЫЯТЬ
Кушылырга
2022 елның 7 мае
/
18:00 МСК
/
турыдан-туры эфир
/
100 телгә синхрон тәрҗемә
/
180 ил

ХАЛЫКАРА ОНЛАЙН-ФОРУМ ГЛОБАЛЬ КРИЗИС.
БЕЗ КЕШЕЛӘР. БЕЗНЕҢ ЯШИСЕБЕЗ КИЛӘ

Халыкара онлайн-форум «Глобаль Кризис. Без кешеләр. Безнең яшисебез килә» — масштаблы һәм моңарчы күрелмәгән вакыйга, ул 180 илдәге «Иҗади җәмгыять» платформасында миллионлаган кешенең бәйсез берләшмәсе нәтиҗәсендә оештырылган. Трансляция бөтен дөнья буйлап дистәләгән мең социаль һәм медиа-платформалар каналларында узачак. Вакыйга волонтёрлар тарафыннан кешеләрнең үз көчләре һәм ресурслары белән гамәлгә ашырыла.
Рәсми трейлер
Форум видеосы
Кешелекнең соңгы сугышы башланды
Бу игълан ителмәгән сугыш
Тарихта беренче тапкыр бөтен кешелек уртак тышкы дошман белән очрашты. Бу дошман — климат. Гомумпланетар куркыныч алдында, кешелекнең киләчәге хакына барлык кешеләрнең берләшүе зарур. Чөнки без кешеләр, һәм безнең яшисебез килә.
icon

Форумның төп максаты

кешелек дөньясына климат һәм экологик һәлакәтләрнең арта баруы турында дөрес һәм объектив мәгълүмат бирергә
җәмгыятьнең кулланучылар форматындагы күпсанлы кризисларның реаль масштабын чагылдыру
иҗади җәмгыять төзү нәтиҗәсендә барлык кризислардан чыгуның гамәли чишелешләрен карарга
ФОРУМНЫҢ ТӨП ТЕМАЛАРЫ:
Климат. Бөтен кешелекнең уртак дошманы
Климат һәләкәтләренең рекордлы үсеш темплары. Ни өчен куркыныч масштаблары турында дөнья массакүләм мәгълүмат чаралары дәшми?
Хәзерге заман сатлыкҗанлыгы. Кешелекнең уртак дошманы ягында кемнәр тора?
Климатның глобаль үзгәрүенең чын сәбәбе. Кем һәм ни өчен дөреслекне кешеләрдән яшерә?
Астрономия процессларының һәм аларның цикллыгының климатка карата йогынтысы
Шаһитлар күзлегеннән климат һәлакәтләре
Качаклар. Ни өчен бу һәркемгә кагыла?
Җәмгыятьтә көч куллануның артуы
Коллык һәм кешеләр белән сәүдә итү
Катаклизмнар арту шартларында планетаның үлеменең сәбәбе булган экологик вәзгыятьнең җитдилеге
Планетада ачлык һәм эчә торган су җитмәү куркынычы
Кредит коллыгы. Проблемалар һәм чыгу юллары
Климатның үзгәрүе һәм начарлана торган экологик хәл кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясый?
Кешенең акылсыз куллану эшчәнлеге нинди экологик нәтиҗәләргә китерде?
Коткару хезмәтләренең глобаль катаклизмнарга әзер булмавы
Ни өчен җәмгыятьнең кулланучылар форматында барлык кешеләр файдасы өчен инновацион технологияләрне куллану мөмкин түгел?
Кешелек җәмгыятенең барлык көчләренең ашыгыч рәвештә торгызылуының һәм берләштерелүенең зарурлыгы
Иҗади җәмгыять төзү нәтиҗәсендә барлык кризисларның гамәли хәл ителеше.
Әгәр дә син югарыдагы сорауларның берсе буенча белгеч булсаң, яисә кулланучылар форматындагы явызлыклар, кеше коллыгы, качаклар проблемалары турында белсәң, яки климат катаклизмының шаһиты булсаң, безнең белән элемтәгә кер.
СИННӘН БАШКА КЕМ ДӨРЕСЕН ӘЙТЕР!
Киләсе һәлакәтне туктату өчен, без бергәләшеп кешелеккә реаль проблемалар турында хәбәр итә алабыз. Хәзер вакыт бик кыйммәтле. Бүген, хәзер үк, барыбызның да киләчәк көнебез булсын өчен эш итәргә кирәк.
Без бары тик сиңа гына мөрәҗәгать итәбез! Әгәр дә син кеше, әгәр син герой һәм бөтен кешелек дөньясы хакына эш итәргә әзер икән, барыбызның һәм планетабызның исән калуы үбездән торуы турында мөмкин кадәр күп кешегә хәбәр ит. Геройлар рәтендә — хәзер алгы сызыктагылар рәтендә бул! Бу безнең уртак эшебез! Без барлык намуслы һәм битараф булмаган кешеләрне форумны әзерләүгә бүген үк кушылырга чакырабыз.
2022 елның 7 маенда — «Глобаль кризис. Без кешеләр. Безнең яшисебез килә» халыкара форумы. Меңләгән каналларда 100 телгә синхрон тәрҗемә белән онлайн-трансляция булачак.
Синең белән дөреслек яңа көч белән яңгыраячак!
Әгәр син чын герой икән, ул чагында син безнең белән!
Халыкара форумга әзерләнүдә катнашу өчен, почтага языгыз:
[email protected]
Актуаль вакыйгалар турында белеп торыгыз
- 1 -
«Иҗади җәмгыять» ютуб-каналына язылырга һәм «кыңгырау» га басарга
- 2 -
Телеграм-каналга язылырга һәм актуаль вакыйгалар турында белеп торырга