Logo Creative Society ИҖАДИ
ҖӘМГЫЯТЬ
Кушылырга

«Иҗади җәмгыять. Без бергә булдырабыз» Халыкара онлайн-конференция

2020 елның 20 декабре — кешелек тарихында зур үзгәреш көне.
Бу көнне бөтен дөньяга иҗади дулкын булып без, кешеләр, имин, кешелекле, бәхетле җәмгыять төзергә барысын да эшләргә әзер булуыбыз турында хәбәр таралды!
Балаларга калдырырга оят булмаган җәмгыять.
Без барыбыз да кешеләргә тынычлык һәм игелек телибез, һәм без шундый дөнья төзү өчен җаваплылык алырга әзербез.

«Иҗади җәмгыять. Без бергә булдырабыз», — дигән халыкара онлайн-конференция АКШтан «АЛЛАТРА» халыкара иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар инициативасы белән оештырылды һәм бөтен ил волонтерлары тарафыннан 30 дан артык телгә синхрон рәвештә тәрҗемә ителде. Бу гаять зур вакыйганы миллионлаган кеше күрде һәм әле күрәчәк, чөнки трансляция дөньяның барлык социаль челтәрләренең һәм онлайн-платформаларының меңләгән каналларында узды.

Кешеләр үз үрнәкләре белән бер максат — Иҗади җәмгыять төзү максаты тирәсендә берләшүнең нинди зур көч булуын күрсәттеләр. Чөнки бары тик бердәм гамәлләр нәтиҗәсендә генә элек дөнья күрмәгән вакыйганы оештыру һәм үткәрү мөмкин булды.

Алина Фёдорова
Медицина өлкәсендә хезмәт күрсәтү эшмәкәре (Швейцария)

Биредә бөтен дөньяга дөреслек яңгырый: без ашханәдә шыпырт кына сөйләшмибез, без ачыктан-ачык әйтәбез. Дәшми торыр өчен без артык күп, шуңа күрә җыелып сөйли башлар өчен рөхсәт сорамыйбыз.

Лесли Магнум
«Иҗади җәмгыять» проектында катнашучы (АКШ)

Куллану җәмгыятен күзәтү нәтиҗәсендә аның эшләмәвен, тупик булуын аңлыйбыз. Безгә нидер үзгәртергә кирәк икәнен яхшы аңлыйбыз, һәм хәзер без бик озак — 6 мең ел көткән нәрсәне булдыру бусагасында торабыз. «Иҗади җәмгыять» проекты әле дөнья күрмәгән — иң уникаль идеяләрнең берсе.

Стив Донофрио
Халыкара спикер, тренер, коуч (АКШ)

Кайчак берәрсе миңа: «Стив, әйт әле, Иҗади җәмгыять артында кемнәр тора», — дип сораса, мин — беркем дә тормый, дип җавап бирәм. Мин бөтен дөнья кешеләр янәшәсендә басып торам. Мин бу кешеләр белән янәшә, беркемне дә үз артымнан әйдәп бармыйм, беркемгә дә иярмим, абый-апаларым сыман якын булган кешеләр янында басып торам. Алар барысы да минем гаиләм — Иҗади җәмгыять.

Конференциядә соңгы 6 мең ел дәвамында төзелгән кулланучылар җәмгыятенең форматы фаш ителде. Сугыш, көчләү, коррупция, миллионнар өстеннән берәмлекләр хакимияте, ачлык һәм хәерчелек — моңа без бүген килдек. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләмиләр, бу хакта җәмгыятьтә сөйләргә кабул ителмәгән. Ләкин тирә-якта ниләр барганын дәшмичә күпме күзәтергә мөмкин? Әгәр яманлык яшерелә икән, димәк, ул арта.

Без моны үзгәртә алабызмы? Әгәр без кулланучылар җәмгыяте төзи алганбыз икән, без шулай ук иҗади җәмгыять тә төзи алачакбыз. Җәмгыять тормышы өчен җаваплылык һәр кеше кулында.

Иҗади җәмгыятьтә кешелек үсеше перспективасы конференциянең төп темаларының берсе булды.

Төрле өлкә белгечләре ачык мисаллар китереп, иҗади җәмгыятьтә һәрберебезнең тормышы ничек үзгәрә алуын күрсәттеләр һәм иҗади җәмгыять төзү этапларының нинди булуы турында сөйләделәр.

Бөтен кешелекнең бу идея тирәсендә берләшүнең мөһимлеген һәм безнең уртак киләчәк өчен һәр кеше кабул итә ала торган реаль адымнар ассызыкланды.

Collage
Марина Овцынова
«Иҗади җәмгыять» проектында катнашучы (АКШ)

Иҗади җәмгыять һәр кешегә тигез хокуклар һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр бирәчәк, безгә барлык байлыкларыбызны кире кайтарачак, безне һәм балаларыбызны куркынычсызлык һәм тулы социаль пакет белән тәэмин итәчәк. Сәясәт, чыннан да, халыкара аралашу һәм берләшү чарасы булачак һәм халыклар арасында дуслыкка китерәчәк. Ә законнар кешеләрнең мәнфәгатьләрен үтәячәк, чөнки бу законнар иҗади җәмгыятьнең 8 нигезенә таянган булачак.

Паримал Мерчант
Ш.П.Джайн исемендәге Глобаль Менеджмент мәктәбенең FMB Глобаль программа директоры (Һиндстан).

Сезгә барлык кешеләргә дә бушлай ризык, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм лаеклы тормыш сыйфаты булган дөнья ошыймы? Кеше төп кыйммәт булган һәм кешедән югарырак нәрсә булмаган дөнья ошыймы? Бер кеше дә башкалардан түбән була алмый, ягъни хакимият, дәүләт, полиция, армия, дин — барысы да кеше хезмәтендә, ә аның өстендә түгел. Шул ук вакытта барлык кешеләр тигезлекне хөрмәт итә.

Диана Олейник
Психотерапевт (Украина)

Кулланучылар җәмгыяте — ул курку өстенлек иткән Җәмгыять, ярдәмсезлекне формалаштыру өчен шартлар тудыру. Ә иҗади җәмгыять — мәхәббәт һәм ярдәм итү шартлары, барысының бар уйланган гамәлләрен чынга аша торган шартлар тудыру. Без нәрсә сайлыйбыз: мәхәббәт яки куркумы? Куркуны сайлаган очракта, кеше берни дә эшләми. Мәхәббәтне сайлаганда — үз-үзеңә, балаларыңа, якыннарыңа, тирә-юньдәге кешеләргә карата мәхәббәт сайлаганда — кеше эшли.

Әлеге конференция үзгәрешләрнең башы булды. Актив иҗади гамәлләр дулкыны бөтен дөнья буенча кешеләр тарафыннан күтәрелә һәм без уртак максатыбызны ни дәрәҗәдә тиз тормышка ашыруыбыз бары тик бездән генә тора.

Кадерле дуслар! Хәзер безнең иҗади җәмгыять төзү өчен уникаль мөмкинлегебез бар. Моның өчен планетада һәр кеше бу инициатива турында белергә һәм үз сайлавын ясарга тиеш. Әйдәгез, иҗади Җәмгыять турында барлык дусларыбыз һәм танышларыбызга шәхси очрашу, телефон кенәгәсендәге контактлар, социаль челтәрләр, сайтлар, ютуб-каналлар һәм башка мәгълүмат бирү ысуллары аша бергәләп хәбәр итик. Хәзер халыкның ни дәрәҗәдә мәгълүматле булуы безнең хәрберебездән тора!

Ольга Симпсон
«Иҗади җәмгыять» проектында катнашучы (АКШ)

Проектның актив катнашучылары ярдәмендә кешеләр, ниһаять, сайлау мөмкинлегенә ия булдылар: кулланучылар җәмгыятендә яки иҗади җәмгыятьтә яшәү теләге. Иҗади җәмгыятьнең нәрсә икәнен белмисең икән, синең сайлау мөмкинлеге дә юк. Иң кызыгы, күп кенә кешеләрнең мондый җәмгыять турында күптән хыялланганнары һәм эшләргә әзер булулары турында әйттеләр.

Джейсон Белл
«Иҗади җәмгыять» проектында катнашучы (АКШ)

Әгәр без тырышлыгыбызны берләштерсәк, кыска гына вакыт эчендә иҗади җәмгыять төзи алачакбыз. Моның өчен күп вакыт кирәк булмаячак. Инде бүген бик күп кеше җыелды!

Екатерина Черкасова
«Иҗади җәмгыять» проектында катнашучы (АКШ)

Әйтик, бер кеше бу идея турында биш кешегә сөйли ала, ә бу биш кеше — тагын биш кешегә. Шулай итеп, егерме биш кеше белгән булып чыга. Ә аннары йөз егерме биш. Геометрик прогресс кагыйдәсеннән файдаланып, без көннәр санын исәпләп чыгардык һәм 14 көннән бераз гына артык килеп чыкты! Ягъни бөтен кешелеккә иҗади җәмгыять идеясе турында сөйләү өчен 14 көн җитә!

Паримал Мерчант
Ш.П.Джайн исемендәге Глобаль Менеджмент мәктәбенең FMB Глобаль программа директоры (Һиндстан).

Мин телефон китабымны ачып карадым һәм анда 800 дән артык контакт булуына гаҗәпләндем. Мин аларга бер юлга сыйган хәбәрләр җибәрә башладым: «Кеше тормышы — иң кыйммәтле. Риза булсаң, монда күбрәк белергә була». Шуның белән шул. Икенче атнада мин тагын бер хәбәр җибәрдем: «Һәр кеше өчен куркынычсызлык. Әгәр бу ошый икән, риза булсаң, бу хакта алга таба да аралаша алабыз». Сигез атна дәвамында иҗади җәмгыятенең 8 нигезе турында хәбәрләр җибәреп тордым. Аларның күбесе җавап бирде, әле күбесе киләчәктә җавап бирәчәк. Мин яхшы дөнья төзелешенә үз өлешемне кертүемә чиксез шатмын. Әйдәгез, кешелекле Җир һәм Иҗади җәмгыять булдыруда тырышлыгыбызны берләштерик! Рәхмәт сезгә!

Конференциядә бөтен дөньядан килгән кешеләр барысы бергә кулланучылар шаблоннары системасыннан ирекле булган Иҗади җәмгыять төзергә дигән ныклы карарга килделәр. Һәр кеше проектка кушыла һәм «кушылырга» формасын тутырып, шулай ук Иҗатди җәмгыять турында мәгълүмат белән уртаклашып, актив позициясен белдерә ала.