2019 елның 11 маенда АЛЛАТРА Халыкара Иҗтимагый Хәрәкәт платформасында дөньякүләм масштабындагы уникаль вакыйга — «ҖӘМГЫЯТЬ. СОҢГЫ МӨМКИНЛЕК» дигән телекүпер булып узды. Бу зур вакыйга Атлантада, Джорджия штатында (АКШ) башланды.
«ҖӘМГЫЯТЬ. СОҢГЫ МӨМКИНЛЕК» — кешелек тарихында дөньяның күп илләреннән кешеләрне турыдан-туры элемтә форматында берләштергән беренче глобаль конференция. Кешеләр дөньяның төрле почмакларында күпсанлы конференц-залларга җыелып, җәмгыятьнең мөһим һәм чыннан да актуаль проблемалары турында ачыктан-ачык фикер алышу өчен Интернет аша бер-берсе белән элемтәгә чыктылар.
Катнашкан илләр арасында: АКШ, Украина, Россия, Беларусия, Швейцария, Чехия, Испания, Словакия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Германия, Үзбәкстан, Бөек Британия, Молдова, Италия, Латвия, Канада, Яңа Зеландия һәм башкалар. Дөньяда беренче тапкыр кешеләр, милләтенә, диненә, һөнәренә, иҗтимагый статусына карамастан, берләшеп, ачык итеп дөреслекне җиткерделәр, бөтен цивилизацияне борчыган төп сорау: «Безгә, кешелеккә, җәмгыятьнең үсеш векторын кулланучылар форматыннан иҗади форматка ничек үзгәртергә?»
Спикерлардан тәмам үлеп килүче кулланучылар форматына карата халыкара җәмгыятьчелекнең реаль кәефләрен чагылдыручы сүзләр дөрес һәм кыю яңгырады: «Монда беркем дә үтерергә теләми, билгеле, беркем дә агрессия дә теләми. Без барыбыз да тынычлык һәм бер-беребез белән яхшы мөнәсәбәтләр телибез. Шулай булгач, ни өчен безне дошман бар дип ышанырга мәҗбүр итәләр, һәм без куркуда һәм нәфрәттә яшәргә тиеш? Кешеләр зарланмый. Бер акча янчыгын һәм безнең өстән хакимлекне бүлешә алмаучылар зарланалар, акча янчыгының безнеке булуын әйтеп тә торасы юк».
ТИҢДӘШСЕЗ ФОРМАТ ҺӘМ БОРЧЫГАН СОРАУЛАР
Бөтен катнашучылар үткәрү чарасының чыннан да гадәти булмаган һәм моңарчы күрелмәгән форматта булуын билгеләп үттеләр. Барлык спикерлар да диярлек бөтен дөнья һәм чара кунаклары белән бердәм булып залдан, үз урыннарыннан чыгыш ясадылар. Һәр сөйләүче меңләгән кешенең фикерен чагылдырды, ә һәр катнашучы төрле җәмгыятьчелек вәкиле иде. Барысы да бер-берсен кинотеатр һәм конгресс-үзәкләренең зур экраннарыннан күрде. Планетаның төрле почмакларыннан кешеләр бер-берсенең күзләренә карап, арадашчыларсыз аралаша алдылар!
Аеруча җәмәгатьчелек залларда күтәрелгән үзвакытлы сорауларга игътибарлы булды «Бу чыннан да һәркемне борчыган әйбер! ММЧ бизәгән сүзләрсез һәм сәяси бизәлешләрсез ниһаять чын дөреслек яңгыраганга без бәхетле. Бу безнең, кешеләр буларак, берләшүдә көчле булуыбызны һәм төрле илләрдә яхшылык әле исән булуын күрсәтә!» — дип билгеләп үттеләр монда катнашучылар.
«ҖӘМГЫЯТЬ. СОҢГЫ МӨМКИНЛЕК» конференциясендә күтәрелгән сораулар арасында түбәндәгеләр булды:
Җәмгыятьнең кулланучылар форматы ничек безнең цивилизациянең үсеш чигенә әверелде соң? Илләргә һәм халыкларга, шул ук вакытта беркемгә дә зыян китермичә тынычлык юлы белән иҗади җәмгыять форматына күчү өчен нишләргә?
Ни өчен XXI гасырда дөньяның төрле илләреннән кешеләр күпчелектә бер нәрсә — тынычлык һәм бәхетле тормыш теләгәндә, бездә сугыш, халыкара конфликтлар, раса һәм дини дискриминация кебек дөньякүләм проблемалар бар?
Ни өчен дөнья буенча массакүләм мәгълүмат чараларында иҗади җәмгыять өчен мөһим булган мәгълүмат бозып күрсәтелә яки яшерелә? Иҗади җәмгыятьтә ММЧ нинди булырга тиеш? Ни өчен дөньяда диннәр шулкадәр күп, әмма җәмгыятьтә кешелеклелек юк? Гомумтанылган мисал алсак, мөселманнар өчен ислам — ул мәхәббәт дине бит, ә ни өчен дөньяда ислам абруен төшерәләр?
Кешелек өчен «Кыямәт көне сәгате» дип аталган сәгатьның угын кем 12 туларга 2 минут кала вакытка урнаштырган, һәм аны дөньяның массакүләм мәгълүмат чараларында «халыкара вәзгыятьтә киеренкелек факторы һәм атом кораллары узышы факторы» дип күрсәткән, ни өчен сәгатьнең 12 тулуын «апокалипсис һәм кешелекнең тулысынча юкка чыгуы» дип атаганнар?
Барлык киң күңелле кешеләрне ничек берләштерергә? Чыгу юлы бар! Кешеләр бергә күп нәрсә эшли алалар!
Бу G20 уены түгел. Бу дөньяның төрле илләреннән дөреслекне ачык текст белән сөйләүче һәм бердәм гомумкешелек гаиләсендә яшәргә теләүче ирекле кешеләр, бу гаиләдә төп өстенлек Тынычлык, Намус һәм Кешелеклелеккә биреләчәк.
БЕР ЕЛДАН СОҢ БАРЛЫК КЕШЕЛЕКНЕ БЕРЛӘШТЕРҮ
Бу масштаблы чарада спикерларга бер елдан соң майның икенче шимбәсендә тагын да масштаблырак «ҖӘМГЫЯТЬ. СОҢГЫ МӨМКИНЛЕК 2020» #allatraunites халыкара онлайн-конференциясен оештырырга тәкъдим ителде, анда бөтен дөнья белән җыелырга, һәм барлык илләрнең вәкилләрен һәм җитәкчеләрен чакырырга:
«Бүген майның икенче шимбәсе. Әйдәгез, бер елдан соң дөньядагы барлык кешеләр белән бергә җыелыйк, әйдәгез, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге белән бергә безнең лидерлар һәм хөкүмәт башлыклары белән бергә җыелыйк. Әгәр югары дәрәҗәле хөкүмәт җитәкчеләренә гади кешеләр янына төшәргә чыннан да ялкау булса, проблема түгел, алар үз офисларынан, Интернет аша үзләренең уңайлы кәнәфиләреннән кушыла алалар. Бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең күзләренә карап, хәтта монитор аша да, алар безнең сорауларга гади җәмәгать кебек үк җавап бирә ала, чөнки бүген алар җитәкчеләр, ә иртәгә алар гади кешеләр булачак. Әйдәгез, җитәкчеләребез чыннан да безне үтерергә телиләрме икәнен аңлау өчен бергә җыелыйк. Без алардан чыннан да безнең белән нәрсә эшләүләрен сорарга телибез — алар безне коткарамы яки газапларга тырышамы?»
Һәрберебез моның өчен күп нәрсә эшли ала. Һәр кеше үзенең кешелек позициясен белдерергә һәм яңа, һәр кеше яшәргә теләгән иҗади җәмгыять формалаштыруга өлеш кертә алсын өчен конференция турында мөмкин кадәр күбрәк кешегә хәбәр итә ала:
«Без барыбыз да яхшы дөньяда яшәргә телибез, аны без эшләмәсәк, кем эшләсен?... Әйдәгез, әлеге конференция турында мәгълүмат белән массакүләм мәгълүмат чараларында һәм барлык социаль челтәрләрдә уртаклашыйк, бөтен планета масштабында куллыбыздан килгәнне барысын да эшлик. Бу соңгы мөмкинлек, без сәгатләребезне читкә алып куеп бәхетле яши алабыз. Ләкин берләшү өчен бу мөмкинлекне кулланмаска карар кылсак, нигә безгә сәгатьнең соңгы ике минутының узганын көтәргә? Без хәзер үк сәгатьның угын «Төнуртасы» тамгасына күчерә алабыз. Иртәгә нинди дөнья буласы бездән тора. Һәм без климат үзгәрешләренә йогынты ясый алмавыбызны аңлыйбыз, әмма без кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үзгәртә алабыз. Шулай итеп, әйдәгез киләсе елның маенда, икенче шимбәсендә очрашыйк һәм бергәләп цивилизация өчен юнәлеш юлын сайлыйк!»
WORLD RESONANCE #CREATIVESOCIETY
Уникаль конференция «ҖӘМГЫЯТЬ. СОҢГЫ МӨМКИНЛЕК» бөтен дөньяда зур резонанс ясады. Чара тәмамланды, әмма төрле илләрдә кешеләр таралмады. Төн уртасына кадәр ишеткән һәм күргәннәр турында фикер алышулар барды, бәяләмә һәм тәкъдимнәр белән видеоязмалар язылды. Бу вакыйганың ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын бөтен кеше билгеләп үтте: ниһаять, бөтен дөньяга дөреслек яңгырады! Катнашучылар (җәмәгать эшлеклеләре, консуллар, төрле оешмалар вәкилләре, атказанган эшлеклеләр һәм барлык чакырылганнар) әлеге мәгълүмат белән уртаклашырга һәм «ҖӘМГЫЯТЬ. СОҢГЫ МӨМКИНЛЕК 2020» яңа форматтагы бөтендөнья масштаблы чарага әзерләнүлеренә үз ризалыкларын белдерделәр.
Дөньякүләм социаль челтәрләрендә #allatraunites хэштегы популярлаша бара, ул бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын һәркемнең иң якын киләчәгенә кагылышлы уникаль глобаль инициативага юнәлтергә тиеш. Бу идея дөньяның төрле илләреннән чарада катнашучыларны илһамландырды, бу халыкара инициатива — бөтен кешелек дөньясы өчен хәзерге кризислардан һәм өметсезлектән чын чыгу юлы бит! Һәм хәзер һәркем гомумкешелекле матур киләчәккә ирешү эшенә үз өлешен кертә ала!