Алдагы конференция уздырылганнан бирле без климат үзгәрешләренең ни дәрәҗәдә тизләшүен күрәбез. Планетада кайтарылмас үзгәрешләр көн саен күзәтелә.
Конференциядә җәмәгать эшлеклеләре, тикшеренүчеләр, галимнәр, төрле тармак белгечләре катнашачак һәм климат, экологик кризисларның начарлануы турында фикерләр белән уртаклашачаклар.
Без, якынлашып килүче һәлакәтне бергә туктату өчен, кешелек дөньясына реаль проблемалар турында хәбәр итәргә омтылабыз. Бернинди чикләр дә, бернинди диварлар да климатның үзгәрүен туктатмаячак.
Планетар масштабтагы һәлакәтне бары тик Иҗади җәмгыять төзелүе генә туктатырга мөмкин. Иҗади җәмгыять — безнең бердәнбер исән калу мөмкинлегебез.
Бу конференциядә без үз язмышына, балаларының, якыннарының язмышына, бөтен кешелек язмышына битараф булмаган һәр кешене көтәбез! Бүгенге көндә кешелек дөньясына ничек исән калу, планетабызны коткарып калу турындагы мәгълүматтан да мөһимрәк нәрсә юк. Пычрактан курыкмаска, аны фаш итәргә кирәк. Дөреслек чистарта. Дөреслек берләштерә! Дөреслек яшәргә өмет бирә!
4 декабрьдә «ГЛОБАЛЬ КРИЗИС. Дөреслек вакыты» онлайн-конференциясенә кушылыгыз. Кешеләрнең дөреслекне ничек тиз белүе һәм берләшүе һәркемнән тора. Кешелекнең киләчәге синең кулыңда!